Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Республика халыкны төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков: «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ажиотажга бирелмәскә һәм товарларны артык күп алмаска киңәш итә.

Татарстан кибетләрендә продуктлар булуын тикшереп торучы махсус штаб эшли. Ул Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды.
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.

фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев