Татарстанда фура катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше имгәнгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда фура катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше имгәнгән

Авария республиканың Алабуга районында булган.


Татарстанда М7 юлында фура җиңел машинаны бәрдергән. Бу турыда "Татар-информ" яза.

Шаһитлар сүзләренчә, авария кичә республиканың Алабуга районында булган. Беренчел фаразлар буенча, юлда бозлавык булу сәбәпле, йөк машинасы йөртүчесе туктарга өлгермәгән һәм «Лада» җиңел машинасын бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев