Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда өч яшьлек бала тугызынчы каттан егылган

    Хәзер вакытта фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

    Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып төшеп үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә дип яза, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

    Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов киткән.

    Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

    «Тикшерү барышында ата-ананың һәм баланың егылуына сәбәп булган башка затларның гамәлләренә бәя биреләчәк», — диде Рамил Әхмәтҗанов.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: