Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер хатын-кыз янып торган йорттан кечкенә улын алып чыккан

Урында ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре шәхси кирпеч йортның чарлагын һәм аскы катның бер өлешен ялмап алуын ачыклаган.

Казанның Константиновка бистәсендәге Полевая урамында янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә 18.36 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урында ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре шәхси кирпеч йортның чарлагын һәм аскы катның бер өлешен ялмап алуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, хуҗабикә йорттан ике яшьлек улын урамга алып чыгып өлгергән.

20.50 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын урнаштыру һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев