Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда авариягә очраган 5 кеше хастаханәгә эләккән, алар арасында 9 айлык сабый бар

Әлеге вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Кичә якынча 18.30 сәгатьтә М7 трассасының Менделеевск районындагы өлешендә җитди авария булган. «Волга»-Бәзәкә автомобиль юлының 14 нче чакрымында өч автомобиль бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, BMW Х5 автомобилен йөртүче алда барган машинаны узып китү өчен каршы якка чыккан һәм Mazda, «Лада Веста» автомобильләренә бәрелгән. Көчле бәрелештән соң ике җиңел машина да юл кырына чыгып очкан. «Татар-информ»га бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән тугыз айлык бала зыян күргән. Алар хастаханәгә җибәрелгән.

Пять человек, в том числе младенец, попали в больницу в результате ДТП на трассе в РТ

Һәлакәт урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров чыкты. Әлеге вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев