Татарстанда атна башында һава температурасы нормадан түбән төшәчәк һәм яңгыр явачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда атна башында һава температурасы нормадан түбән төшәчәк һәм яңгыр явачак

Синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткергән.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, яңа атна башында Татарстанда салкынча һава торышы көтелә, һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 2-7 градуска кадәр түбәнәячәк, төнлә кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 6 сентябрьдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы +2..+7, көндез +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә туфракта шулай ук кырау күзәтелергә мөмкин.

Фото:  Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев