Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 131 150 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 592 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
18 яшькә кадәрге балалар – 161 кеше. 57 кеше дәваханәгә салынган.
Казанда коронавирус йоктыруның 224, Яр Чаллыда – 46 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 39 районда теркәлгән, шуларның 1 - Кукмара районында.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 131 150 очрагы теркәлгән, 111 749 кеше терелгән, шул исәптән 832 - узган тәүлектә.
фото: ИА «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев