Татарстанда 206 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 206 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше, ә пандемия башланганнан алып 25820 кеше коронавирустан терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 206 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган, дип яза «Татар-информ» МА.

«Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 206 очрагы ачыкланган. Коронавирус пандемиясе башланганнан алып 31 720 кеше ковид йоктырган», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанда 9 700 кеше табиблар күзәтүендә, алар авыру кеше белән аралашкан яки аларда чир билгеләре күзәтелә. Бер тәүлектә коронавирустан 11 мең тест ясаганнар.

Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше, ә пандемия башланганнан алып 25820 кеше коронавирустан терелгән.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев