Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасында Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнә

Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге 07.00 сәгатьтә кылыначак.

Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае зур әһәмият бирелеп һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 40 мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укыла.

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.

Җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге 07.00 сәгатьтә кылыначак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X