Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш авылында яңа ФАП ачылды

ФАП Уразай, Сәрдекбаш һәм Каенлык авыллары халкына – барлыгы 648 кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Сәрдекбаш авылында сөнечле вакыйга булды: биредә яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Руслан Димитриев, җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, авыл халкы катнашты.

-ФАП ачылу – авыл өчен зур вакыйга. Әлеге сәламәтлек пункты илкүләм проект кысаларында сафка басты. Бинаның игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Фельдшер Эльмира Газина сүзләрегә караганда, ФАП Уразай, Сәрдекбаш һәм Каенлык авыллары халкына – барлыгы 648 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk