Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 791 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда биш кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1962, 1931, 1952 елларда туган хатын-кыз һәм 1952, 1942 елларда ир бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 791 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев