Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады
1 Май – ул үз хезмәте белән туган җиребезнең матурлыгын, яшәешен тәэмин итүче һәркемнең бәйрәме, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызда яшәүчеләрне һәм кунакларны 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.
«1 Май – ул үз хезмәте белән туган җиребезнең матурлыгын, яшәешен тәэмин итүче һәркемнең бәйрәме. Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында илебезнең намусын сакласалар, хуҗалык хезмәтчәннәре бәйрәмне – басу-кырларда, башкалар ремонт-төзелеш мәйданчыкларында каршылый. Шәһәрдә һәм авылларда территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча өмәләр тулы көченә бара. Безнең район һәрвакыт үзенең уңган-булган халкы белән дан тота. Киләчәктә дә кукмаралыларның икътисад, сәнәгать, мәдәният үсешенә зур өлеш кертәчәкләренә һәм барлык казанышларның төп бурычыбызны хәл итүгә – гражданнарның иминлеген һәм аларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәгенә ышанам. Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим», – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев