Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге эшче төркем катнашында Сәрдекбаш авыл җирлегендә 2023 елның эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы булды. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Бу җирлектәге 7 авылның 362 хуҗалыгында бүгеге көндә барлыгы 1298 кеше яши. Сәрдекбаш авыл җирлеге халкы үз тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы дәрәҗәдә көн күрә.

Халык бәрәңге, суган һәм башка төрле яшелчә үстерә, ит җитештерә, сөт сата. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда барлыгы 622 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 284 е —савым сыеры. Соңгы елларда күпләп үрдәк, каз, чеби асраучылар да бар. Җирлектә җиләкчелек, яшелчәчелек, агачтан һәм тимердән төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнәләр. Соңгы җиде ел эчендә 6 миниферма төзелеп, әлеге хуҗалыкларда 43 баш савым сыер асрала. 

Узган ел 12 бала туган, 14 кеше вафат булган, 5 никах рәсмиләштерелгән. 

Авыллардагы хуҗалыклардан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм эшмәкәр Миннефәнис Хәмәтдинов ширкәте тарафыннан сөт җыела. Ел дәверендә барлыгы 12450 центнер сөт җыелып, сөт сатудан халыкка 36105000 сум табыш кергән. Декабрь ае өчен сөтнең бер литрына 29 сумнан исәп-хисап ясалган. 

Үзара салым программасы буенча 1 500 000 сум җыелган акча хөкүмәттән 7 500 000 сум булып тулыландырылган һәм әлеге суммада җирлектә шактый эшләр башкарылган. Бу сумманың күп өлешенә Уразай авылында асфальт юл салынган, Тырыш, Каенлык, Бакчасарай, Сәрдекбаш авылларына таш җәю өчен таш алынган, Яңа Сәрдек, Югары Китәк авылларында су башнялары ремонтланган, насослар сатып алынган, янгынга каршы гидрантлар куелган, җирлек территорияләрен тәртипләү өчен тотылган. 

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында халыктан килгән сорауларга җаваплар бирде, районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

«Вахитов» исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе урынбасары Рәис Хөсәенов та хуҗалыкның икътисадый хәле, хезмәт хаклары, яшь гаиләләр өчен төрле кызыксындыру шартлары белән таныштырды.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе Эльвира Закированың бүгенге көндә халыкны алдалауның киң таралган юлы — мошенниклык турындагы чыгышын да халык бик кызыксынып тыңлады.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев