Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Салават Фәтхетдинов Кукмара районындагы яңа спорт мәйданчыгында беренче тупны бирде һәм легендар җырларын башкарды

Татарстан һәм Башкортостанның халык, Россиянең атказанган артисты Кукмарага килде.

Кукмарага Татарстан һәм Башкортостанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов килде. Ул Вахит авылы халкы белән очрашты, район үзәк китапханәсендәге төзекләндерү эшләре белән танышты, Поч.Сутерда күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылышында, шулай ук Комсомол мәйданында ТАССРның – 100, районның 90 еллыгына багышланган концертта катнашты.

«Мин Кукмара белән 1983 елдан, студент вакытларымнан бирле таныш. Шуңа күрә райондагы үзгәрешләр күз алдында. Көндәлек 300 тонна сөт савуыгыз гына да ни тора! Бу очрашулар соңгысы булмас, киләчәктә матур концерт, бәйрәмнәрдә күрешергә язсын»,  - диде башкала кунагы Вахиттәге очрашуда.

Район башлыгы Сергей Димитриев исә әлеге сөт елгаларының 100 тоннасын вахитлеләр сава, дип билгеләп үтте. Очрашу оештырылган Нәфыйк Хөсәинов исемендәге парк та кунакларда матур тәэсирләр калдырылды. Ул быел яңа арт-объектлар белән тагын да тулыланган, яңарган.

«Миңа илебезнең төрле төбәкләрендә еш булырга туры килә. Шуңа күрә чагыштырып карый алам. Иң күп мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, ФАПлар Татарстанда төзелә. Мин, элек клуб мөдире булып эшләгән кеше буларак, бу вакыйгаларга бигрәк тә сөенәм. Болар барысы да республика җитәкчелегенең теләге һәм тырышлыгы аркасында эшләнә. Тагын да матуррак яшисе көннәребез алда булсын», - дип, җылы теләкләрен җиткерде Салават Фәтхетдинов.

Ә Поч.Сутер авылындагы спорт мәйданчыгы кунакларны «бизәнеп», тантаналы рәвештә каршы алды. Кайчандыр ташландык хәлдә булган әлеге территориядә хәзер балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә менә дигән ял итү урыны булдырылган. Эскәмия, атынгыч, шугалак, тренажерлар – барысы да халыкның көнкүрешен тагын да баетып, ямьләндереп җибәргән. Шулар янында урын алган заманча спорт мәйданчыгы да яшьләргә вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен шәп корылма булачак.

«Мин бу авылга Иске Каенсардан килен булып төштем. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Быел олысы беренче сыйныфка укырга, кечкенәсе балалар бакчасына барачак. Ә уртанчысы бүгенге бәйрәмдә чыгыш ясаячак. Кукмарада яшәсәк тә, җәй айларын, бәйрәм, ял көннәрен авылда үткәрергә яратабыз. Көн саен диярлек балалар белән бирегә уйнарга киләбез. Монда һәрвакыт кеше күп була, уен, спорт мәйданчыклары буш тормый. Хәзерге телефон, компьютер заманасында балаларны нәрсә беләндер кызыксындыру бик авыр бит, ә бу корылмалар үзенә тартып тора. Авыл халкы бик канәгать. Эшләгән кешеләргә рәхмәт. Хәзерге вакытта республикада,  районда, авылларда тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Кукмарада да һәр ишегалдында диярлек уен мәйданчыклары бар, спорткомплекслар, иҗат йортлары эшли.  Кызганыч, без яшь чакта мондый мөмкинлекләр булмады. Инде балаларга куанычын күрергә язсын», - диде Анна Матвеева.

Поч.Сутер авылы яшьләре спортта сыната торганнардан түгел. Әлеге спорт корымасы алга таба тагын да югары үрләр яулау өчен этәргеч булсын.

Салават Фәтхетдинов Комсомол мәйданына җыелган кукмаралыларны бәйрәмнәр белән дә котлады һәм үзенең яратып башкара торган ике җырын бүләк итте.  

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk