Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабанчино авылы халкы яңа модульле фельдшер акушерлык пункты салуны сорый

Авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.


Кичә Нырья авыл җирлегендә еллык эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы булды. 

Нырья авыл клубының тамашалар залы халык белән тулы иде дисәм дә хата булмас. Арада өлкән буын гына түгел, урта яшьтәгеләр, яшьләр дә бар иде. 

Җыелыш барышында җирлек башлыгы Вячеслав Васильевның, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 

Әйтик Сабанчино авылыннан бер төркем апалардан үтенеч килде: авылга яңа модульле фельдшер акушерлык пункты салуны район программасына кертүне сорадылар алар. 

Еллык нәтиҗәләр күркәм булгач чыгыш ясавы да, бер төркем хезмәт алдынгыларына, лаеклы ялга чыгучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыруы да күңелле. Бу көнне «Рассвет» хуҗалыгының баш зоотехнигы Илшат Мөхәрләмов «Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев