Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәхимсез әтиләрдән балаларны саклыйк

Исерек хәлдә ир нәни улының йөзенә йомшак уенчык белән берничә тапкыр суга

Районыбызда тату, дус, һәркемгә үрнәк булырлык гаиләләр күп. Мондый йортларда балалар  әти-әниләренең яратуын тоеп, бәхетле булып үсә. Шул ук вакытта кайбер гаиләләрдә балаларның исерек әтиләре тарафыннан рәнҗетелеп-җәберләнеп  яшәве бик кызганыч. Һәрдаим куркып тору нәтиҗәсендә аларның психикалары, саулыгы какшый, үсә төшкәч, үзләре дә кыек юлга кереп китәргә мөмкиннәр. Минемчә, монда аналарның да гаебе бар, чөнки хатын-кызлар ирләренең рәхимсезлегенә түзеп торалар, балалар әтисез булмасыннар дип, үзләрен дә, бер гөнаһсыз сабыйларын да кыйнавын  кичерәләр.

Мәмәшир авылында яшәүче алты бала атасы, 1976 елгы Марат Рәхимуллин беркайда эшләми, өстәвенә исереп,  өйдә еш кына тавыш чыгаруда, тормыш иптәшенә, балаларына кул күтәрүдә гаепләнә. Мондый шәфкатьсезлеге өчен 2014 елда 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, җәза үтеп кайткан иде. Әмма сабак алмаган. 2017 елның декабрендә янә исерек хәлдә нәни улының йөзенә йомшак уенчык белән берничә тапкыр суга. Бу гамәле өчен җәмәгать суды тарафыннан 60 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартыла. Алай да нәтиҗә ясамаган ир, аракы эчкәч, үзен бик агрессив тота. Быел март аенда, тавышланып, хатынының уң кулына утын пүләне белән китереп  суга. Ике көннән соң, аркасына тимер кисәү агачы белән сугып, үтерү белән яный. Апрель аенда эчкән көе 2006 елгы уллары Булатның башына йодрыгы белән өч тапкыр сугып, чәчләреннән эләктереп йолкый башлый. Бичара малай, әтисеннән ычкынып, елый-елый урамга чыгып йөгерә.

Бу җинаятьләре өчен Марат Рәхимуллин 6 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк – суд карары әнә шундый.

Сәрдекбаш авылында яшәүче 1986 елгы Рамил Хаков та нәни балаларына карата рәхимсез кылана. 2015 елның ноябрендә дә, декабрендә дә 4 һәм 3 яшьләре тулып җитмәгән малае һәм кызының тәннәренә чалбар каешы белән икешәр тапкыр суга. 2016 елда мондый хәл ике тапкыр кабатлана, соңгы тапкырында өстәп кулы белән дә суга. Әлеге ата судта үз гаебен таныган һәм бер елга төзәтү эшләренә хөкем ителгән, әмма җәзаны үтмәгән. Шул елның октябрендә Рамил Хаков улының аркасына кырыну станогы лезвиесе белән җәрәхәт ясаган. Инде хатыны белән аерылышса да, шул гаиләдә яшәвен дәвам итә. Тормыш иптәше әйтүенә караганда, еш кына исереп кайткан, балаларга кул күтәргән, кыйнаган. Бу йортка махсус комиссия белән килеп, әтиләре турында сораша башлагач, балалар куркып елый башлаганнар. 2016 елның декабрендәге суд карары нигезендә хезмәт хакының 5 процентын дәүләткә күчерү шарты белән ир 1 ел 3 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Югары Комар авылында туып, Березнякта яшәүче 1975 елгы гаилә башлыгы, өч бала атасы Александр Шахтин  2016 елның апрель аенда исерек хәлдә җәнҗал чыгара, кулына пычак алып, хатынын үтерү белән куркыта.  Шул ук айда кулы белән 2002 елгы кызының башына һәм йөзенә суга. Аның елавына әнисе йөгереп керә. Шахтин, аңа ташланып, кулы һәм турагыч такта белән тәненең төрле өлешләренә 4 тапкыр суга. Хатыны, урамга йөгереп чыгып, полиция чакырта. Полиция хезмәткәрләре киткәннән соң, ачуы чыккан ир хатынын, чәчләреннән сөйрәп, мунчага алып китә, берничә тапкыр суга, үтерәм дип яный, аннары идәнгә егып, муеныннан буа башлый.

Әлеге җинаятьләре өчен Шахтинга суд каршында җавап тотарга туры килде, ул 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Бу – рәхимсез ирләрнең җавапка тартылган очраклары.  Ә бит гаиләдәге ызгыш-талашны белгертмәскә, өйдәге “чүп”не тышка чыгармаска тырышып яшәүчеләр дә бар. Мондый хәлләр аянычлы тәмамланырга, фаҗигагә китерергә мөмкин. Күрше-тирә, авыл кешеләре, гадәттә, кемнең ничек яшәгәнен белеп тора. Балаларның кыен күрүләренә битараф калмасагыз иде. Алар бит үз-үзләрен яклый алмый. Райондагы балигъ булмаган балалар эше буенча органнар, киң җәмәгатьчелек бу проблемага игътибарын тагын да көчәйтер, дип ышанам.

Венера ХӘМИДУЛЛИНА, җәмәгать судьясы

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk