Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республикада ел саен 33 мең кеше донор булып кан тапшыра

Татарстанда аеруча 25-34 яшьтәгеләр кан тапшыруда актив катнаша.

Республика кан үзәгеннән хәбәр итүләренә караганда республикада ел саен 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның күбесе 25-34 яшьлекләр, дип яза «Татар-информ».

14 июнь көнне Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша. Аларның 70 проценты — ир-атлар, ә 30 проценты хатын-кызлар.

«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның 32 проценты — 18-24, 42 проценты — 25-34, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр», — дип искәртте Республика кан үзәге белгечләре.

Донорларга ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) кебек дәүләт ярдәме каралган.

Бу елның гыйнварына Татарстанда 12,5 мең кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исеменә ия булганы мәгълүм.

«Бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итүен әйтергә кирәк», — ди белгечләр.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев