Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Үзара салым акчасына җирлектә шактый эшләр башкарылган.

Әсән-Елга авылында үткән халык җыенында Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәрт Нәкыйпов үз чыгышын күңелгә рәхәтлек бирә торган матур җөмләдән башлады.

«Җирлектә яңа йортлар салына, авылларыбыз үсә, яңа урамнар барлыкка килә», — диде ул.

Җирлектән читтән күчеп килүчеләр исәбенә халык саны арткан, ике яшь гаилә күченеп кайткан, 4 йортның яңа хуҗалары табылган. 

Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Өч авылдагы 280 хуҗалыкта 786 кеше яши икән. Җирлектә 13 шәхси эшмәкәр, 5 фермер хуҗалыгы бар. Алар игенчелек, яшелчә, җиләк, чәчәк үстерү белән шөгыльләнә. Терлекләр саны да чагыштырмача күп.

Җирлектә узган ел бер янгын чыгу очрагы теркәлгән, аны җирлектә яшүчеләр үз көчләре белән сүндерә алган. Биредә 21 ноктага янгын сүндерү гидранты урнаштырылган. Быел Пычак һәм Арпаяз авылларында берәр гидрант куярга планлаштырыла. 

Үзара салым акчасына җирлектә шаткый эшләр башкарылган. Халыктан 357 мең 500 сум күләмендә акча җыелып, ул дәүләттән 1 миллион, 785 мең, 500 сум күләмендә әйләнеп кайткан.

Бу акча җирлекхалкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен тотылган.
Арпаяз авылында су трассасын ремонтлау дәвам ителеп, 320 мең сум акча киткән. 25 мең сумга лампочкалар алынган, 86 мең сумга янгынга каршы гидрант урнаштырылган, 85 мең сумга бильярд өстәле куелган. 

Пычак авылында чишмәне төзекләндерүгә 25 мең сум киткән. Балалар мәйданчыгы ясау өчен 280 мең сумга Д3 сеткасы сатып алынган, 50 мең сумга подрядчик белән килешү төзелгән. Иртә яздан балалар мәйданчыгын ясарга тотыначаклар. Зират кырыена машиналар өчен тукталыш ясату 30 мең сумга төшкән. 

Әсән-Елга авылында су башнясын заман таләпләренә туры килерлек итеп ясату өчен 172 мең, 800 сум, Набережная урамына 375 метр арага таш җәю, үзәнле урынга юл аша торба куюга 450 мең сум акча киткән. 45 мең сумга лампочкалар, 57 мең 500 сумга су насосы алынган, кыш көне урамнарны кардан чистарту өчен 100 мең сум күләмендә акча тотылган. 

Җирлектәге иске объектларны сүтү, территорияләрен чистарту буенча шактый эшләр башкарылган. Саба урма хуҗалыгы ярдәме белән Пычак авылында ферма территориясе җыештырылган, берникадәр җире чәчүлек мәйданына әверелгән. 

Бүгенге көндә Әсән-Елга мәдәният йортының фасад өлешенә ремонт эшләре башланган, 25 сабый йөрүче балалар бакчасында да капиталь ремонт бара. Балалар бакчасы мөдире Римма Гарифҗанова җыелыш барышында әлеге эш өчен рәхмәт сүзләрен дә ирештерде. Авыл өчен бик тә кирәкле учреждение — яңа фельдшер акушерлык пунктына фундамент салынган. Болар барысы да якташлары, «Татлизинг» оешмасының генераль директоры Илнар Хафизов ярдәме белән башкарыла торган эшләр дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. Аның ярдәме белән Пычак мәктәбендә дә балалар мәйданчыгы булдырылган.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе Эльвира Закированың бүгенге көндә халыкны алдалауның киң таралган юлы — мошенниклык турындагы чыгышын да халык бик кызыксынып тыңлады. Ул бик мисаллар белән тәфсилләп сөйләп авыл халкын бик тә игьтибарлы булырга чакырды.

Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев