Полиция подполковнигы Валерий Федоров: 90 процент хезмәткәрнең шәхси эше минем кул аша үткән
Соңгы яңалыклар

Полиция подполковнигы Валерий Федоров: 90 процент хезмәткәрнең шәхси эше минем кул аша үткән

Валерий Ивановичның гаҗәеп кешелекле ягы бар: ул авырлыкны бу очракта бергәләп үз иңенә дә күтәрә, хезмәткәрне ялгызын калдырмый.

Күңеле аның һәрвакыт ачык, ә кабинет ишеге ябылып та тормый диярлек. Берсе – эшкә урнашырга тели, икенчесе – яңа исем бирелүе уңаеннан кергән, кайберсенә тормыш, эш мәшәкатьләре буенча киңәш кирәк. 

Ә сабыр, игътибарлы, һәркем белән уртак тел таба алучы  Валерий Федоров аларның һәркайсын тыңлый, һәр сорау­га җавап табарга ярдәм итә. Кызыклы ягы шунда: полиция подполковнигы Валерий Федоровның үзенең дә хезмәт юлы 25 ел элек нәкъ менә шушы 9нчы номерлы кабинетта башлана. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең кадрлар буенча ул чактагы урынбасары Газинур Шакиров: “Армия сафларыннан бик җаваплы, яхшы егет кайтачак безгә”, – дип, инс­пектор урынын башкаларга бирдермичә аны көтеп ала һәм ялгышмый да.

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлеген тәмамлау, армия хезмәте чорында шактый тетрән­дергечләр кичереп, ел ярым икенче чечен сугышында катнашу – менә шундый саллы багаж белән килеп керә 21 яшьлек Валерий Федоров район эчке эшләр бүлегенә. Һәм шунда ук хезмәтенең  асылына төшенеп, җиң сызганып эшли дә башлый.

 – Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы – тирән белем алуга албасма булган икән. Ул – белгечлегем буенча эшләргә ышанычны ныгытты, – ди Валерий Иванович. – Хәтерлим, эшкә урнашканда өстәл тулы кәгазь иде. Ул вакытта әле компьютерлар юк, барлык документны машинкада басарга кирәк. Бер хата китсә, өр-яңадан башлыйсы. Ә техникумда  машинка хәрефләренә карамыйча, кәгазьдән укып кына басарга өйрәткәннәр иде. Аны камил итеп белү дә эш барышын шактый җиңеләйтте.

Каян гына тикшерү килсә дә, җитешсезлекләр ачыклана икән, башка хезмәткәр гаепле булуга карамастан, иң беренче булып, “кадровик” келәмгә чакырыла. Валерий Ивановичның гаҗәеп кешелекле ягы бар: ул авырлыкны бу очракта бергәләп үз иңенә дә күтәрә, хезмәткәрне ялгызын калдырмый. Һәм бер генә хезмәттәше дә аның берәрсенә тавыш күтәреп, начар сүз белән эндәшкәнен яисә үз эшен җиренә җиткереп башкармаган вакытын әйтә алмый. Чөнки хезмәтен нечкәлекләренә кадәр белеп башкаручы, үз эшенең остасы ул. Аның кабинетында коллегаларының шәхси эшенең беренче бите языла, бүлектәге хезмәт тарихы биредә тәмамлана.

– Кызыксынып санап караган идем, 90 процент хезмәткәрнең шәхси эше минем кул аша үткән икән.  Һәрберсенең исем-фамилиясен, званиесен, холкын, елын ук булмаса да, туган көннәрен беләм, – ди ул, елмаеп. – Әмма тулы коллектив булып эшләү өчен 12 урын буш тора. Яшь егет-кызлар полиция хезмәткәрләре сафына кушылсалар, аларга ярдәм кулы сузып эшләргә без һәрвакыт әзер.

Валерий Ивановичның тормыш иптәше Наталья үзәкләштерелгән бухгалтериядә җитәкче урынбасары булып эшли. Гаиләләрендә кызлары Элина, уллары Тимур үсә. 

– Эш сәгатем иртән башланып, күп вакытта  кичке 7ләрдә генә тәмамлана, – ди полиция подполковнигы. – Натальяның беркайчан да соңга калып кайтасың, эшеңнән кит, дип тавыш чыгарганы булмады. Кайда эшләгәнемне, җаваплы хезмәтемне аңлый, рәхмәт аңа. Гаиләмдәге тынычлык һәм аңлашып яшәвебез дә  хезмәтемә уңай йогынты ясый.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев