Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучукта хәрбиләр истәлегенә өч мемориаль такта ачылды

Райондашларыбыз һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.

Бүген Поч. Кучук урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Герой егетләр, әлеге белем йортының чыгарылыш укучылары Искаков Сергей Анатольевич, Яковлев Леонид Александрович, Николаев Антон Владимировичлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды. 

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, офицерлар Союзы вәкиле Илфат Гайнанов, «Ватанны саклаучылар дәүләт фондының Кукмара районындагы социаль координаторы Гөлзия Хисмәтуллина, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрбиләрнең якыннары, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты.

Егетләрнең өчесе дә тумышлары белән Поч. Кучук авылыннан. Сергей — 1994, Леонид — 1981, ә Антон 1989 елгы була. 

— Сергей кечкенәдән батыр йөрәкле, игелекле, ачык йөзле, ярдәмчел була, дуслары белән футбол уйнарга ярата. Леонид — күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет. Ул да тәрбияле, ярдәмчел була. Антон исә балачагында хәрби булу турында хыяллана. Тормыш җанлы егетнең йөзеннән бер дә елмаю китми, ул бар кешегә булышырга тырыша. Проблемалар алдында югалып кала торганнардан булмый. Егетләрнең өчесе дә махсус хәрби операция зонасында үзләрен батыр сугышчы буларак күрсәтәләр. Алар — безнең горурлык, безнең геройлар, — дип сөйләде хәрбиләр турында чараны алып баручылар. 

Егетләрнең өчесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев