Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өркеш авыл җирлегендә юл мәсьәләсен хәл итүне сорадылар

Авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.

Өркеш авыл җирлегендә район хакимиятенең 2022 елда эшләнелгән эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте.

Иң элек җирлек җитәкчесе Альбина Әгъләмова ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Бу төбәктә участок уполномоченные булып эшләүче  Илнар Вафинның чыгышын һәркем зур кызыксыну белән тыңлады. Ул соңгы елларда аеруча популяр булган мошенниклык ысуллары турында мисаллар китерде, халыкны һәрдаим аң булып торырга чакырды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үзенең чыгышында исә узган елгы социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Җыелыш барышында халыктан бер генә сорау килде. Түбән Арбаш һәм  Югары Арбаш авыллары арасындагы юлга асфальт салуны район программасына кертеп аны хәл итүне сорадылар.

Җыелыш ахырында бер төркем хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев