Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар парктагы тәртипсезлектән зарлана

Төзегәнне җимерүчеләр кайда да табыла.

Парк уртасында үсеп утырган яшь агачның берсен урталай сындырганнар, ә икенчесенең очын өзеп алганнар. Кемгә комачаулады икән бу агачлар? 

Югыйсә, юл кырыенда да түгел бит, Атлас Булатов исемендәге Җиңү паркының кеше йөрми торган чирәм җиренә утыртылган булган. Хәер, андый күренешләр гел булып тора. Үткән-киткәннәрнең аңа исе дә китми. Көчен яки акчасын сарыф иткән кешенең генә моңа йөрәге әрни. 
Җитмәүчелектән зарланырга бик яратабыз. Ә булганны саклап тотабызмы соң?! Кукмараның Җиңү паркы ел саен камилләштерелеп, тулыландырылып килә. Бер яктан яңартсалар, икенче яктан бозалар, җимерәләр. Берничә ел анда тиеннәр яшәгән иде. Ләкин тиешенчә тәрбия булмагач, алар кыска гомерле булып чыкты. Әле күптән түгел парк уртасындагы читлеккә тагын 3 тиен хуҗа булган. 8 ел парк тирәсен тәртипләп торган Нурлыхода апа Минһаҗева әле дә бу тирәлек өчен янып-көеп яши. 

– Сергей Димитриевка тиеннәр сорап мөрәҗәгать иткәч, үтенечебезне кире какмады. Хәзер аларны “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре кайгырта: җим салып, читлеген чистартып торалар. Ләкин читлекләрендә корыган агач булу бер дә яхшы түгел, чөнки аларга яшеллек, ылыс кирәк. Нарат, чыршы агачларыннан яшәү өчен витамин җыялар, – ди ул, халыкның мөрәҗәгатен җиткереп. 

Бүгенге көндә паркны Нәзирә һәм Габдулла Фәизовлар гаиләсе чистартып-җыештырып тора. Иртән Өлге авылыннан килеп, себереп, чүп-чардан арындырып китә алар. 

– Бик иркен, матур парк, – ди Нәзирә Фәизова. – Өлкәннәр дә, балалар да күп йөри монда. Тренажерларда спорт белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Ләкин булганның кадерен белмичә, саксыз кыланучылар да юк түгел. 

Сер түгел, төзегәнне җимерүчеләр кайда да табыла. Көндез кеше күзеннән читенсенеп торсалар, караңгы төшкәч, андыйлар иркенгә чыга. Яшьләр (бәлки яшьләр генә дә түгелдер) төн чыкканчы эскәмияләрне урыннарыннан күчерәләр, сыра шешәләрен, тәмәке төпчекләрен төрле җиргә ташлыйлар дип зарлана паркта еш йөрүчеләр. “Вертолет, танкларны урнаштыргач, бала-чага гел шунда уйнады. Детальләрен ватып, буяуларын кырып бетерделәр инде. Ватанны саклап башын салган безнең әтиләр буыны истәлегенә куелган бит ул. Аларга карагач, күңелем сыкрый, – дип зарланды исемен әйтергә теләмәгән бер апа. 

Парк – кешеләр өчен ял итү урыны, тик этләр өчен түгел. Эт-мәче асраучылар моның шулай икәнен һич аңларга теләми. “Кечкенә дусты” белән ял итеп йөрү өчен ул, әлбәттә, паркны сайлый. Ә бит шунда ук балалар уйный! Күпкатлы йорт ишегалларында да шул ук хәл. Бервакыт шулай урта яшьләрдәге бер ханымның песие үзе карап торганда ишегалдындагы комлыкка йомышлады. 

– Сезнең балаларыгыз юкмы әллә? – дидем мин, аның битарафлыгына исем китеп. 

– Юк, ә нәрсә? – диде ул. 

– Ә хәзер әнә теге балалар комлыкка килеп уйнасалар? – дим, йөгереп йөрүче балаларга ымлап. Җавап ишетмәдем. Ханым әллә ялгышын аңлады, әллә ял вакыты бетте, бераздан мәчесенә эндәште дә китеп барды. 

Язмам башындагы сынган агачка килгәндә: “Үзем утырткан каштан агачы иде, – ди Нурлыхода апа. – Өчне утырткан идем, икесен харап иттеләр. Югыйсә, үсеп китсәләр, күпме матурлык булыр иде”. 

Атлас Булатов исемендәге парк – ял итү урыны гына түгел, күп кенә тарихны үз эченә сыендырган кадерле җир, дисәк тә хата булмас. Анда геройларга, диңгезчеләргә, чик сакчыларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына куелган һәйкәлләр урын алган. 

Ә эшлисе, яңартасы урыннар шактый әле монда. Яңгырдан, җил-давылдан кача торган беседкада кеше башы сыярлык тишек, халык яратып шөгыльләнә торган тренажерларның аяк белән баса торган резина өлеше тузган, йөгерү өчен ясалган юл да яңарту сорый, ә бәдрәф мәсьәләсе бөтенләй хәл ителмәгән. Болар җитешсезлекләрнең бер өлеше генә. Тагын бер мөһим нәрсә: дискотека була торган таш сәхнәдә электрощитның капкачы булса да, ачык торуы. Балаларның тиздән җәйге яллары башлана, яшьләр төне буе шунда булачак. Районда тәртип саклау органнары да паркка игътибарларын арттырсалар иде. Сакланганны саклармын, дигән бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев