Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Олыяз авыл җирлегендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашында хисап җыелышы узды

Җирлектә барлыгы 472 хуҗалык исәпләнә, 1467 кеше яши.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Олыяз җирлегендә узды. Ул 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә җыелышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да катнашты.

Анда «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Рамил Мәликов һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Җирлектә барлыгы 472 хуҗалык исәпләнә, 1467 кеше яши. 2022 елда 16 бала дөньяга килгән, шуларның 8е генә җирлектә яши. Ә вафат булучылар - 23 кеше. Демографик хәл бик аяныч дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

«Җирлек халкы күбесенчә “Урал” хуҗалыгында хезмәт куя. Ул эшчеләрен терлек азыгы белән тәэмин итә. Шуңа күрә авылларда кеше мал асрап көн күрә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 269 сыер исәпләнә», - диде Рамил Мәликов.

Шулай ук җирлек башлыгы федераль, республика программалары ярдәмендә башкарылган эшләр турында да сөйләде. Йортлар төзелү, мәдәният учаклары, мәктәпләр төзекләндерү – бик матур күренеш, әлбәттә. Әмма авыл яшәсен өчен, яшьләрнең дә биредә калуы кирәк. Моны район башлыгы да билгеләп үтте.

«Авылларда хәзер матур, җитеш тормышта яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, әмма яшьләр шәһәргә агыла. Бу хәлне күмәк көч белән туктатасы иде. Яшьләр – безнең киләчәк», - диде ул.

Сергей Димитриев үзенең чыгышында районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X