Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада VII Бөтенроссия Айтматов фәнни укулары узды

Казан, Мамадыш, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Түбән Кама, Кукмара районнары һәм Киров өлкәсеннән килгән катнашучылар үз эшләрен җиде секциядә якладылар.

Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмараның беренче гимназиясендә Бөтенроссия Айтматов фәнни укулары оештырылды.

Казан, Мамадыш, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Түбән Кама, Кукмара районнары һәм Киров өлкәсеннән килгән катнашучылар үз эшләрен җиде секциядә якладылар.

Югары Чура мәктәбе укытучысы Лариса Данилова үзенең «Чыңгыз Айтматов иҗатын заманча уку» дигән тикшеренү эшендә бүгенге буын укучыларының, кызганычка каршы, Айтматов иҗаты белән таныш түгеллегенә басым ясады. Укытучы сүзләренчә, җәмгыятьнең мөһим проблемаларына кагылган язучы әсәрләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
«Әлеге проблеманы хәл итүнең түбәндәге юлларын тәкъдим итәм: Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча махсус курс эшләргә, рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында язучының иҗатына багышланган кичә үткәрергә», - дип сөйләде мөгаллимә.

Катнашучыларның эшләрен жюри бәяләде. «Туган як укытучыларының педагогик традицияләрен саклау һәм үстерү» секциясенең жюри әгъзасы Диләрә Ганиева үз чыгышында мондый чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Чөнки Чыңгыз Айтматов калдырган гаять зур рухи байлыктан бөтен дөнья халкы файдаланырга мөмкин.

«Айтматов укулары киң үсеш ала, аның потенциалы бик зур. Укуларда студентлар да, галимнәр дә катнаша ала. Киләчәктә Бөтенроссия Айтматов укуларының халыкара дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге дә бар», - диде ул.
 

Фото: Эльвира/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk