Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, йорт токмачы: Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Әлеге изге эштә Поч. Сутер урта мәктәбе укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Әлеге акциядә Поч. Сутер урта мәктәбенең бишенче, алтынчы, сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук аларга ярдәм итәргә авыл халкы да килгән иде.
Мәдәният йорты мөдире Людмила Иванованың сүзләренә караганда, җирлектә солдатларга ярдәмне хәрби операция башланганнан бирле оештыралар. Башта маскировка челтәрләре үргәннәр, төрле кирәк-ярак җыйганнар, йорт токмачы кискәннәр... Ә менә блиндаж шәмне беренче тапкыр ясаулары.

— Җирлектәге һәр авылның ватсап төркемнәре бар, шунда үзара гел аралашып торабыз. Солдатларга ярдәм оештырганда да әлеге төркемгә хәбәр салам. Авылдашлар бик актив, үзләре дә: «Кайчан ярдәм җыелачак?» — дип сорап кына торалар, рәхмәт аларга. Шуңа күрә айга бер булса да әлеге изге эштә катнашырга тырышабыз. Күптән түгел, башка авыллардан күреп, йорт токмачы әзерләдек. Аны иң элек — 30, аннары 50 йомыркадан кистек. Бөтен кирәкле продукцияне хатын-кызлар үзләре алып килде. Йомырканы исә авыл җирлеге башлыгы алып бирде, — дип сөйләде Людмила Леонидовна. — Хәзер менә блиндаж шәмнәр ясауга керештек. Башта аны үзем эшләргә өйрәндем, кешеләрдән сораштым. Аннары балаларны, авыл халкын чакырдым. Алдагы көнне мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрдем. Мәктәп, китапханә белән һәрвакыт бергә эшлибез.

Бу көнне почсутерлылар 80 шәм ясадылар. Шәмгә кирәкле консерв савытларын халыктан җыйганнар, Кукмарадан Володя Аввакумов парафин алып кайтып биргән, картон тартмалар белән кибет булышкан.

— Балалар бик теләп катнаштылар, бар күңелләрен биреп эшләделәр. Алар зурлар кебек барысын да аңлыйлар, үзебез дә терроризм һәм башка темаларга сөйләшүләр үткәрәбез. Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан солдатлар белән очрашулар оештырабыз, — диде Людмила Иванова. — Егетләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетелеп тора.
Калай консерв савытларның тышына солдатларга теләкләр дә язып ябыштырганнар. Туган як җылысын үзенә җыйган бу шәмнәр һәм изге теләкләр егетләргә көч бирер, булышыр дип ышана алар.

Владлен Ахметов, Поч. Сутер мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:

— Блиндаж шәмнәр ясау бик кызыклы булды. Аның өчен картонны алып, консерв банкасына туры килә торган итеп кистек. Аннан соң әлеге кәгазьләрне йолдызчык формасында консерв банкасы эченә урнаштырдык. Зурлар банкаларга парафин агызды. Әлеге шәмнәрне күреп, солдатлар үзләрен кайгыртуларын, сагынуларын аңларлар дип уйлыйм. Аларга да җылы, якты булсын, ризыкларын җылыта алсыннар. Солдатларга җиңү телим, тизрәк туган якларына кайтсыннар. 

Ольга Пуаева, Поч. Сутер мәктәбенең 5 сыйныф укучысы:

— Без мәктәптә солдатларга гел ярдәм итәргә тырышабыз. Аларга хатлар язабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Шәмнәрне эшләве алай авыр булмады. Бу бик кирәкле эш дип уйлыйм, солдатларга да җылы, якты булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев