Кукмараның үзәк чыршысы янында кичке күңел ачулар уза
Чараны район авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра.
Яңа ел бәйрәме үтеп берничә көн үткәннән соң, Кукмарадагы Үзәк чыршы үз янына кабат кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын чакыра. Биредә авыллардагы мәдәният йорты хезмәткәрләре кичке сәгать 7дә үз программаларын халыкка тәкъдим итә.
Комсомол мәйданында үтә торган күңел ачуларны кичә Кәркәвеч, Түбән Өскебаш, Югары Чура, Пычак, Чарлы авыл җирлекләрендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре башлап җибәрде.
Тик шунысы да бар, никтер халык җылы йорт һәм фатирларыннан чыгып, бер күңел ачып кайтырга, ихлас, җылы концерт программалары карарга авырсына. Юкса, менә дигән ял итү, ләбаса! Кемнең күңеле картаймаган, Чыршы янына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев