Әлеге юл муниципаль юл фонды акчаларына төзелгән.
Кукмараның Тимер юл урамында юл участогын ачу тантанасы булды.
Юл төзелеше муниципаль юл фонды акчасына алып барыла. Анда ике яклы хәрәкәт булачак.
«Соңгы вакытта районда автомобильләр саны шактый артты. Әлеге юл участогы "бөке"ләр вакытында үзәк урамнарны бераз бушатырга ярдәм итәчәк. Алга таба "Намус" кафесыннан алып прокуратура бинасына кадәрге участокта да автомобиль юлы салырга планлаштырабыз», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев