Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның өч гаиләсе алтын юбилейларын билгеләп үтте

Кукмараның ЗАГС бүлекчәсендә бик матур чара оештырылды.

Кукмараның ЗАГС бүлекчәсендә бик матур чара оештырылды. Зур Кукмарада яшәүче өч парның 50 ел бергә гомер итүләре тантаналы төстә котлап үтелде. Алар — Нурзия һәм Габделхак Хөсәеновлар, Гөлчирә һәм Мансур Минһаҗевлар, Сания һәм Наил Сәйфетдиновлар. 

Алтын туйларына кадәр бергәләп килеп җиткән парларны ихластан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповалар котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды. 

Ә «Баламишкин» гармунчылар ансамбленең чыгышы чарага тагын бер үзгә ямь өстәде.

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев