Бәйрәм яшь буынны татар халкының милли киемнәре, ризыклары, уеннары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә "Дуслык маршруты" дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды.
Бу чара кысаларында Зур Сардек, Манзарас авыл җирлекләренең мәдәни — ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре укучыларны татар халык йолалары, уеннар, ризыклар, костюмнар белән таныштырдылар.
Борынгы татар чабата биюен үзләштерү буенча мастер-класс үткәрелде.
Чыганак: Манзарас авыл мәдәният йорты
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев