Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Комсомолның 50 еллыгына бәйле булган вакыйгалары белән уртаклаштылар

29 октябрьдә Комсомол оешуга 105 ел тула.

Беркөнне эш бүлмәмдә телефон шалтырады. Марат исемле бер райондашыбыз Кукмараның Степан Разин урамында яшим дип әйтте, ахрысы (исеме, адресы шулай хәтеремдә калган, - авт.), моннан бик күп еллар элек Комсомолның 50 еллыгына Кукмарада утлы факел белән йөрү оештырылган иде, бу турыда хәтерләүче юкмы икән, белешегез әле дип үтенде. Әлбәттә, газета укучыбызның соравын берничек тә игътибардан читтә калдырып булмый, җитмәвенә юбилейлы дата, Комсомол туган көненең 105 еллыгы да якынлаша. 

Берничә кешедән 1968 елда булган әлеге вакыйга турында кызыксынып карадым, хәтерләүче булмады. Актив хәбәрчебез Артур абый Зәкиевтан хәл белергә кереп чыккан җиреннән юри генә сораган идем, нәкъ менә шул көннең тере шаһиты булып чыкты ул! Сүзне үзенә бирик әле. 

- Хәтерлим мин ул көнне, - дип башлады ветеран спортчы. - Миңа ул вакытта 15 яшь иде, Кукмара 1нче мәктәбенең 8 сыйныфында укыган вакыт. Сыйныфташым Рафаэль Гыйбадуллин: “Бүген комсомолга багышлап бәйрәм үткәрелә, әйдә, барыйк әле”, - диде. Мөгаен, без укуны калдырып киткәнбездер. Чөнки көндез иде ул. Район Мәдәният йортында район комсомолының бөтен активын җыйдылар. Фойеда йөрибез. Өстәлләр тезелеп куйган, матур-матур егетләр, кызлар шунда теркәлү уза. Безне сәхнә өлешенә, тантанага кертмәделәр. Кызыгып читтән генә карап тордык. Аннан соң мәктәпкә киттек дип хәтерлим. Әйе, факелы да бар иде. Батарея белән эшли торган, пластиктан ясалган иде ул. Кабызып куйгач, эчендә ут яна. Анысы сәхнә өчен булгандыр инде. Ә караңгы төшкәч, Ленин урамы буйлап факеллар тотып баручы яшьләрне хәтерлим. Комсомоллар озынрак таякка тимер консерв банкасын кадак белән беркетеп, шуңа мамык тутырып, ә өстенә керосин салып, аны кабызып, тезелешеп урамнан йөрделәр. Бик матур, сокландыргыч күренеш иде ул. Карагыз әле: моннан 55 ел элек булган нинди матур хатирәне искә төшердек.  

Сүз уңаеннан, минем тагын бер вакыйга хәтеремдә яңарды. 1967 ел, Октябрь революциясенең 50 еллыгы. Кәчимир башлангыч мәктәбендә укытучы Фирая Мохтарова белән Кукмара мех фабрикасына барып “монтаж” куйдык. Элек бит чыгыш ясауны шулай дип әйтәләр иде. Һади Такташның бер шигырен үзгәртеп, яраклаштырып, “Килер бер көн, һәм октябрьгә дә 100 ел тулыр”, - дип сөйләдек. Без шул вакытта, и-и, әле 50 ел бар бит дип уйлаган идек. Менә 2017 елда 100 елын да күрергә, 105ен дә каршыларга насыйп булды. 

Гомумән, комсомол чорында күңелле яшәдек, эшләдек без. Яшь чак булганга да шулай матур хатирә булып сакланадыр инде. 1977 елда Советлар Союзы Герое Петр Воробьвның туган авылы Танькинодан Кукмарага кадәр йөгереш оештырылды. 22 чакрым араны авыллар аша йөгереп кайттык. 1978дә Янилдән Кукмарага кадәр йөгердек. ГТО ярышлары, балалар арасында “Алтын алка”, чаңгы ярышлары, төрле кросслар уздыруда да район комсомол оешмасының инициативасы зур булды. 1979 елның март аенда комсомол оешмасы белән бергә Зур Сәрдектә беренче авыл спартакиадасы үткәрдек. Газетаның элеккеге мөхәррире Расим Ризванов ул чакта авылда комсомол секретаре иде. 

Бу чорда комсомол райкомында эшләгән Гөлсинә апа Сафина исә факелга бәйле башка йөрешне хәтерли. 

- Мин комсомол райкомының беренче секретаре булып 1971 елда сайландым. Сез сораганы Сәйрин Фәтхиев эшләгән заманда булгандыр. Ул КПСС райкомының бюро әгъзасы иде. Бу вакытта комсомолның дәрәҗәсе югары, комсомолга ышаныч көчле иде. Комсомолның 50 еллыгына үткәрелгән факеллы йөрүне хәтерләмим, ә менә 1973 елда Җиңү көнендә Кукмара тавыннан мотоцикллар белән утлы факел тотып төшүне оештырганыбыз истә. Ул чорда бик сирәк күренеш иде бу. 

1973 елның маенда Артур Зәкиев армия хезмәтеннән вакытлыча ялга кайта. Шул вакытта хәрби комиссар яшь десантчыны Комсомол мәйданындагы Солдат һәйкәлендә булачак мәңгелек утны сакларга чакыра. Комсомол оешмасы хезмәткәре Фәрит Хәбибрахманов шул көнне утлы факел белән таудан (халык телендә музей тавы) төшүчеләр арасында була һәм “Урал” мотоциклы белән мәйданга килеп керә. Шушы минутларда Кукмарада беренче тапкыр тантаналы төстә мәңгелек ут кабына. 

Манзараста яшәүче Мәрьям апа Әхмәтова дә бу вакыйганы томанлы гына хәтерлим дип искә алды. Архивында бишьеллыкны 4,5 елда башкарганы өчен (элек шундый ярыш алымнары бар иде) Мәрьям Мөбарәкшина ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Бишьеллыкның яшь гвардеецы” бронза билгесе белән бүләкләнә.  

- Мин ул елларда Түбән Өскебашта почтада эшли идем. Ялкынланып яшәгән чагыбыз, шулкадәр күпкырлы “тере тормыш”. Эштә дә, җәмгыять тормышында да эзлеклелек, алар бер-берсенә кушылып бара иде, - диде Мәрьям апа. - Комсомолның 55 еллыгына янып торган сувенир – бөркет бүләк иттеләр. Ул чорда бик актив идем, район комсомол конференцияләренә, яшьләр слетына чакырылган делегат мандатлары әле дә саклана. Шулардан күрдем: 1975 елларда оешманың беренче секретаре Вагыйз Хәсәнов булган, ә Алсу Вәлиева мәктәп комсомоллары белән эшләгән, 1979да инде Шамил Мөниров җитәкләгән.

 Бәлки газета укучыларыбыз арасында да утлы факел белән йөрүне хәтерләүче табылыр. Сездән язмалар яки шалтыратулар көтеп калабыз.

Комсомолның туган көне ел саен 29 октябрьдә билгеләп үтелә. Үз масштабы буенча дөньяда уникаль совет яшьләр оешмасы булган комсомол турында истәлекләрне саклаучылар бу бәйрәмне онытмый. Алар комсомол тормышын “Комсомол – ул яшьлек!”, “Комсомол – иң матур хатирәләр!”, “Комсомол – ул энергия, максатчанлык, бу дөньяны үзгәртергә һәм аны яхшырак итәргә теләк!” дигән сүзләр белән искә төшерәләр. 

1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең беренче Бөтенроссия съездында Россия коммунистик яшьләр берлеген (РКСМ) булдыру турында карар кабул ителә. Соңрак бу оешма ике тапкыр үзгәртелә: 1924 елда аңа Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда исемгә Бөтенсоюз сүзе өстәлә. Нәтиҗәдә ВЛКСМ – Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев