Эш сәфәре барышында делегация кондитер эшләнмәләре җитештерүче “Рурайам” оешмасында да булды.
Кукмара районына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. Сәфәр кысаларында кунак райондагы социаль һәм җитештерү объектларында булды.
Иң элек делегация Кукмараның 3нче урта мәктәбенең узган ел гына файдалануга тапшырылган башлангыч белем бирү бүлеген карады. Биредә укучылар өчен тудырылган заманча шартлар, сыйныф бүлмәләренең җиһазланышы һәм белем бирү мөмкинлекләре белән таныштылар.

Аннан соң Кукмара күппрофильле лицеенда алып барылучы капиталь ремонт эшләре каралды. Район җитәкчелеге төзелеш һәм яңарту эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде, объектны вакытында файдалануга тапшыру буенча бурычлар билгеләнде.
Эш сәфәре барышында делегация кондитер эшләнмәләре җитештерүче “Рурайам” оешмасында да булды. Биредә җитештерү процессы, продукция төрләре һәм предприятие үсеше турында сөйләшенде.

Шулай ук кунаклар “Урал” җәмгыятенең терлекчелек комплексында булып, авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек белән танышты. Комплекста малларны асрау шартлары, заманча технологияләр куллану һәм җитештерү күрсәткечләре турында фикер алыштылар.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев