Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага эш визиты белән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов килде

Ирек Илдус улы район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Резеда Гаянова һәм башка җитәкчеләр белән очрашты.

Бүген Кукмарага эш визиты белән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, конгрессның Татарстан Республикасындагы бүлекләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов килде. 

 Ирек Илдус улы район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Резеда Гаянова һәм башка җитәкчеләр белән очрашты.

 “Кукмара районына килүебезнең сәбәбе яңа елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм Кукмара районының уртак эшләрен барлау иде. 2024 ел конгресс тарафыннан Шәхесләр елы дип игълан ителде, һәм без  милләтебез үсешенә өлеш керткән шәхесләр, аларны барлау белән шөгыльләнәчәкбез. Гомумән, киләсе елда муниципаль районнар белән эшчәнлеккә аеруча басым ясалачак”, - диде районыбыз кунагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев