Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Тәлгать Молдабаев: Транспорт милициясендә эшләгәндә шактый гына вакыйгаларның шаһиты булырга туры килде

Тәлгать 2001-2002 елларда Чечняда хезмәт итеп, аннан “Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” дигән исем белән кайтып, прапорщик званиесендә тимер юлдагы хез­мәтеннән лаек­лы ялга чыга

Беренче сыйныфта укыганда ук укытучының зур үскәч кем булып эшлисең килә, дигән традицион соравына милиционер дип җавап бирә ул. 

Мөгаен, бу вакытта фәрештәләр әмин дип торгандыр. Әмма Тәлгать Молдабаев милиционер погоннарын 28 яшендә генә тага: Россия тимер юлының транспорт милициясенә ул 1996 елда урнаша. 

Аның белән сәгатьләр буе теләсә нинди темага иркенләп сөйләшеп утырырга була. Дөньяга карашы, әйләнә-тирәне танып белүе аның башкача. Электромеханика, эретеп ябыштыру, рәсем ясау өлкәсендә бик оста ул. Зур Кукмара урта мәктәбендә белем алганда төгәл фәннәрне – гео­метрия, алгебраны үз итүе, химия, физика буенча район олимпиадаларында уңышлы катнашуы аның яшьтән үк күренгән сәләтләре турында сөйли.

Тәлгать белән очрашкач, аның нәкъ менә погонлы хезмәт юлы турында сөйләштек.

– Транспорт мили­циясендә эшләгәндә поездларны озата барганда илебезнең бик күп шәһәрләрендә, тимер юл вокзалларында, электр поездларында кизү торганда шактый гына вакыйгаларның шаһиты булырга туры килде, – ди ул. – Берничә генә мисалга тукталам. Шәмәрдәннең иске тимер юл вокзалына дежурга килдем генә. Карасам, билет кассасы янында бер ир-егет чуа­ла, биленә кыстырып куйган, кулдан ясалган револьверына шул вакыт күзем төште. Аның игътибарын җуярлык берничә генә сүз әйттем дә үзен идәнгә бөктем. Бездә эшләүче бер офицер нәкъ шулчакны билетка дип керде, ул, хәлне аңлап, миңа ярдәмгә ашыкты... Нок­рат Аланы шәһәрендәге платформада бер студент кыз, тизйөрешле поездны күрмичә, аның каршысына чыга башлады. Үземнең дә тормышым кыл өстендә икәнлеген аңласам да, секунд эчендә бу кызны эләктереп алып, читкә тайпылдым... Шактый гына яшүсмерләрне начар юлга кереп китә язган чагында күреп сөйләшеп, саклап калган булды. Әйтик, Кукмара егетләреннән икесе хәзер урта җитәкче постларында эшлиләр, күргән саен рәхмәт әйтәләр.

Тәлгать 2001-2002 елларда Чечняда хезмәт итеп, аннан “Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” дигән исем белән кайтып, прапорщик званиесендә тимер юлдагы хез­мәтеннән лаек­лы ялга чыга. Әмма күңел түзәме соң?! Берничә елдан авылдашым Кукмарадагы “Айрус” сак хезмәтенең тиз реакцияләү төркеменә килә. Кешеләрнең тормышын, көнкүрешен сак­лый башлаганына быел әнә сигез ел булган.

Тәлгать – тормыш ип­тәше Гөлсинәнең, чын мәгънәсендә, терәге, нык­лы дивары, балалары Диләрә һәм Дамир өчен үрнәк әти, оныкларының яраткан бабасы. Буш вакытым юк минем, ди ул. Хезмәтеннән тыш, кул эшләрен башкаручы Гөлсинәгә булышырга да өлгерә, бакча, хуҗалык эшләре дә хәзергә аның җилкәсендә. Шулай ук яраткан шөгыле – тимердән эскәмия, атынчыклар ясарга да вакыт таба.  

– Эшемә яратып барам, һәрнәрсәне яратып башкарам. Син аны җиренә җиткереп эшлисең икән, ул да сиңа рәхмәтле, дигән принцип белән яшим мин, – ди ул. 

Руслан Габдрахманов, “Айрус” сак хезмәте директоры: 

– Тәлгать Молдабаев – үз эшен яратып, аңа җаваплы караучы, төгәл үтәүче, тәртипле һәм коллективта ихтирам казанган, тыныч, сабыр һәм уйлап эш итүче хезмәткәребез ул безнең. Киңәш сораучыларга ярдәм итә, тәҗрибәсе белән уртаклаша, үзе дә яңалыкларны бик теләп өйрәнә. Җитәкчелек тарафыннан берничә тапкыр уңышлы хезмәте өчен рәхмәт сүзләренә һәм мактауга лаек булды. Аның белән эшләү җиңел, чөнки ул – ышанычлы һәм намуслы кеше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев