Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Бәдәр Кәшәпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүгенге көндә юбиляр кызы Закирә апа тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Зур Сәрдек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада гомер итүче Бәдәр Кәшәпова  100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстран Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова, "Восток Агро" җәмгыяте директоры Руслан Корбанов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котлады.

Бәдәр апа хезмәт юлын Казандагы "Спартак" аяк киемнәре җитештерүче фабрикада башлап җибәрә, әтисе чакыруы буенча туган ягына кайтып, китапханәгә урнаша, аннан соң озак еллар  хуҗалыкта ветеринария фельдшеры булып эшли. Ул тормыш иптәше Кәшиф абый белән алты бала тәрбияләп үстерә.

Бүгенге көндә юбиляр  кызы Закирә апа тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Акъәбинең 14 оныгы, 16 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев