Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын сүндерүчеләр ут капкан җиңел машинаны сүндергән

Иртән Кәчимир авылы янындагы трассада ВАЗ-2110 машинасына ут каба.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр ут капкан җиңел машинаны сүндергән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать сигездә Кәчимир авылы янындагы трассада ВАЗ-2110 автомобиленә ут каба.

Янгын сүндерү подразделениеләре машинаның хәрәкәт иткән вакытта яна башлавын ачыклый. Машина йөртүче капот астыннан төтен чыкканын күреп ала. Ул, юл читенә төшеп, капотны ачкач, ялкын моторлы отсекны камап ала.

Машина йөртүче коткаручыларны чакырта, һәм үзе дә ялкынны сүндерергә омтыла.

Ут нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданда ВАЗ-2110 автомобиленең кабинасы һәм моторлы отсек яна.

Зыян күрүчеләр юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев