Кукмарада хатынына үтерү белән янаган ирне хөкем итәчәкләр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада хатынына үтерү белән янаган ирне хөкем итәчәкләр

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул кеше үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Бу елның 7 февраль кичендә исерек ир-ат өендә хатыны белән тавышка керә. Бәхәс барышында гаепләнүче тимер таба алып, хатынына ыргыта, шул ук вакытта үтерү белән яный.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев