Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үзәк дәваханә янындагы күперне төзекләндерәләр

Әлеге күпер муниципаль юл фонды программасы нигезендә төзелә.

Район үзәк дәваханәсе янындагы күперне яңарту район буенча 2024 ел планына кертелгән булса да, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге быел, октябрь-ноябрь айларында ук бу эшне төгәлләп куярга карар кыла. Чөнки икенче елга үзәк дәваханә территориясе федераль программа буенча төзекләндерелә башлаячак. Шуңа күрә бер-берсеннән ерак булмаган ике объект эшләргә каршылык тудырмасын өчен, күперне быел эшләү бурыч итеп куела. 

«Өлкәннәр әлеге күперне 1970нче елларда төзелде, диләр. Ул, чыннан да, тузды инде, үз бурычын тулысынча үтәде, дисәм дә ялгыш булмас. Күпер таштан өелгән баганалар өстендә тора. Быелдан бу эшне калдырган булсак та, барыбер ике-өч елдан аның өстеннән йөрү куркыныч булачак иде. Юл кырыендагы тротуары да асылынып төшеп тора, асфальт салып кына аны күтәртә алдык. Ай ярым элек күпер кырыенда ук урнашкан, элеккеге канализация чокыры да җимерелеп төште. Аны яңа күпер төзисе булгач, балчык белән тыгызлап күмдереп куйдык», — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин.

Әлеге объектны Балтачның МДСУ-1 оешмасы эшләячәк. Подрядчик, һава торышы уңай булган очракта, аны бер ай эчендә тапшырырга исәпләп тора. 

«Әлеге күпер муниципаль юл фонды программасы нигезендә төзелә. Якынча 20 миллион сумга төшәр дип исәпләнелә. Киңлеге элеккесенә караганда бераз киңрәк булачак. Тротуар — 3 метр киңлектә, анда велосипед юлы да булырдай итеп эшләнәләчәк. Беренче номерлы маршрут автобусында йөрүчеләргә күпер төзелеше вакытында беркадәр уңайсызлыклар туды. КПАТП-1 ачык акционерлык җәмгыятенең Кукмара филиалы администрациясе белән сөйләшү барышында Зур Кукмара ягында да көн дәвамында бер автобус йөртү турында килешенде. Ягъни Зур Кукмарадагы „7 километр“ кафесы яныннан үзәк дәваханәгә кадәр йөриячәк. Юлчылар бүгенге көндә үзәк дәваханә янында транспорт өчен юл билгеләре куялар», — ди Ринат Хәйруллин.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев