Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Тимур Родригез сарык йоны алып итек басты

Әйе, танылган шоумен Тимур Родригез «Пятница» каналында бара торган «Руссо Экспрессо» тревел-шоуның Татарстанга багышланган тапшыруының бер өлешен әзерләү өчен 23 июльдә безнең районга килде.

Тимур дип кенә әйтсәм, күз йөгертеп үтеп китәрсез дип фикерләп, иң беренче фамилиясен язып куйдым әле. Әйе, танылган шоумен Тимур Родригез «Пятница» каналында бара торган «Руссо Экспрессо» тревел-шоуның Татарстанга багышланган тапшыруының бер өлешен әзерләү өчен 23 июльдә безнең районга килде. 

Ул иң элек Туембаш авылында Люция һәм Фәнис Нигъмәтҗановлар хуҗалыгында сарык йонын алды, Янсыбыда Гүзәл һәм Мөнир Хаҗиповларның йон тетү цехында «эшләде», ә Зур Кукмарадагы Резеда һәм Сәлим Нәкыйповларның цехында итек басты, дөресрәге, калыпланган итекне «төйде». Кыскасы, итек әзерләү процессының тулы циклын үтте.

Мәгълүм ки, сарык йоныннан башка итекне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә Тимур безнең районга килеп кергәч тә, киез итек-киез комбинаты кибетендәге бай ассортиментка шаккатып тел шартлатканнан соң, иң элек Туембаш авылына юл алды. Сарык йоны алышырга. Хәзер инде экранга чыккан телетапшырудан күренгәнчә, ул кечкенәдән сарык үстерешеп, аның йонын кыркып яшәгән кешедәй утарда үзен бик иркен тота. Гомумән дә курыкмый. Әле алай гына да түгел, телеэкран "йолдыз«ы каршысына чүгәләп: «Без хәзер синең йоныңны алачакбыз, аннан аны эшкәртеп итек басачакбыз. Борчылма, сиңа зыян китермим», — дип гәпләшеп тә ала. «Купшы, шәп», — дип бәя бирә Тимур сарык йонын кайчы белән үзе кыркып, аның бер өлешен кулына алганнан соң. Ә үзе шул арада абзарда ямансулап кычкыручы башка сарыкларны да: «Хәзер, хәзер, мин тиз-тиз генә эшлим дә, ул сезнең яныгызга кайтачак», — дип тынычландыра. 

— Безнең хуҗалыгыбызга төрле телекомпанияләрдән килгәннәре бар, шуңа күрә алай каушап, нәрсә сөйлим икән дип борчылмадым, — ди Люция Нигъмәтҗанова. — Оператор, бакча башыбыздагы табигатькә күз салып, монда сезнең бик матур икән, кадрлар шәп булачак дип бәя бирде. Иптәшем Фәнис сарыкны тотты, улыбыз Айрат аягын бәйләде. Сарыгыбыз йон алу өстәлендә бик тыныч ятты, аягын бәйләгәндә дә кычкырмады, тыпырчынмады, камерадан да курыкмады. 

Янсыбыда яшәүче Мөнир Хаҗипов инде егерме елдан артык йон тетү белән шөгыльләнә. Өй янында гына зур цехы бар. Тимур Родригез биредә зур-зур йон төргәкләрен төяргә ярдәм итте, бик кызыксынып йон чистарту, тетү машиналарының эшләвен күзәтте һәм... 4-5 килограмм ике төргәк әзер йонны пакетка салып, аны җилкәсенә күтәреп, Зур Кукмарага китте. 

— Алар безгә кичке якта килделәр, — ди Мөнир. — Йон эшкәртү цехының нинди икәнен күзаллыйсыз инде, шуңа күрә кунаклар киләсе алдыннан берникадәр җыештырып, себереп, юып әзерләндек. Әмма бинадан йон исен барыбер бетереп, җилләтеп кенә юкка чыгарып булмый. Шулай булса да Тимур тапшыруны төшергәндә борынын җыермады, ничек бар, шулай кабул итте. Бөтенебез белән дә ачык аралашты, гаиләбез белән фотоларга төште. Үзен берничек тә танылган актер, экран йолдызы итеп күрсәтмәде. «Монда кино да төшереп була икән әле», — дип бәяләде. Саубуллашканда аңа үзебенең йоннан бастырылган бер пар ирләр итеге һәм ката бүләк итсәк тә, тиешле акчасын барыбер бирде.

...Тимур Янсыбыдан алып киткән төргәктә ак сарык йоны булса, Зур Кукмарада яшәүче Нәкыйповларда кара йоннан итек бастылар. (Кай арада буярга өлгерделәр икән?) Дөресрәге, иң элек инде 60 ел дәвамында итек түшәгән Наҗия апа аны ирләр итеге өчен җиренә җиткереп түшәде, Тимур әйтмешли, формалаштырды. Аннан соң улы Сәлим эссе суга салып басты, махсус тартмага салып әйләндерде, керештерде, аннан соң чистартты , калыплады һәм бу эшләрнең барысы да башкала кунакларының кызыксынучан күз карашлары астында эшләнелде. 

«Тимур гади, аралашырга яратучан, кызыксынучан кеше икән. Әле үзе дә калыпланган итеккә берничә тапкыр суккалап алды. Итек түшәү өендәге эсселеккә дә, юеш парга да исе китмәде аның», — ди Сәлим. 

Тимур Родригез тапшыруы башында ук ул безнең районыбызны Россиянең итек башкаласы дип таныштырып үткән иде. Әйе, эшле дә, ашлы да иткән итегебезгә районда һәйкәл куярлык шул. 

Редакциядән: авторлык хокукын яклау турындагы закон нигезендә бу тапшыруның бер өлеше безнең районда әзерләнүе турында без әлеге программа «Пятница» каналында күрсәтелмичә язма әзерли алмый идек. Ул эфирга чыкты. Интернет челтәреннән эзләп таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев