Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Рифә Рахман иҗатына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау конференциясе узды

Эксперт комиссиясе катнашучыларның эшләрен бәяләде.

Якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле - прозаик, шагыйрә, публицист, педагог Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсендә аның иҗатын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларына йомгак ясалды.

Чарада якташыбыз, шагыйрә Рифә Рахман, профессор, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, укытучылар, укучылар һәм китапханәчеләр катнашты.

«Без Кукмараны яратабыз, бирегә шатланып кайтабыз. Сезнең якларда аеруча тырыш халык яши. Арка таянычыбыз, остазыбыз булган Фоат абый Галимуллин да сезнең яктан чыккан, затлы композитор Фасил Әхмәтов һәм башкалар. Аларда булган күркәм сыйфатларны мин Рифә Рахманда да күрәм. Ул - фәннәр кандидаты, затлы галимебез, тәнкыйтьче, шагыйрә, публицист, журналист. Ә боларның барысын бергә алып бару шәхестән искиткеч зур тырышлык һәм түземлек таләп итә. Без Рифә Рахман белән озак еллар бергә эшләдек, мин аның бу сыйфатларына һәрвакыт соклана идем. Әгәр шәхесне туган җирлеге үстерә һәм күтәрә икән, димәк ул, чыннан да, хөрмәткә лаек. Ә сез аны күтәрәсез һәм яратасыз», - дип сөйләде Ләйлә Минһаҗева.

Аннары эксперт комиссиясе катнашучыларның эшләрен бәяләде. Укучылар арасында Мәмәшир мәктәбе укучысы Рания Шәрифуллина - беренче, Зур Кукмара мәктәбеннән Илүзә Кәримова икенче урынны яулады. Өлкәннәр арасында Гөлназ Нәҗипова беренче урынга лаек булды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X