Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерек шоферны ачыклаган

“Тоннель” операциясе барышында 20 хокук бозу очрагы ачыкланды.

18 октябрь көнне 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Киров-Малмыж-Нократ Аланы автоюлының 303 чакрымында (Күкшел авылы янында) “Тоннель” операциясе үткәрелде, бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Рейд барышында барлыгы 20 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Закон бозулар арасында: укылмый торган дәүләт номеры - 4, үзе белән документлары булмау - 1, караңгылатылган пыяла - 1, куркынычсызлык каешын эләктерелмәү - 2, юл билгесе таләпләрен үтәмәү - 1, ОСАГО полисына язылмаган булу - 4, ОСАГО полисы булмау - 2, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу - 4, исерек хәлдә транспорт чарасы белән белән идарә итү - 1 очрак.
Бер транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылган.
Фото: архив, Алсу Гатауллина/ “Хезмәт даны”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X