Ирнең хатыны һәм кызын кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.
Кукмара районы прокуратурасы 41 яшьлек район кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 116.1 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган яки элегрәк хөкем ителгән зат тарафыннан кыйналу).
Эш материаллары буенча, гаепләнүче 2022 елның 26 октябрендә Киндеркүл авылындагы өендә бәхәс вакытында үзенең балигъ булмаган кызының эченә суккан. Соңрак ирнең хатыны һәм кызын кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.
Ир кеше үз гаебен таныган. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелгән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев