Кукмарада “Караңгыда күренеп тор!” акциясе узды
Чараның максаты — киемдә, сумкада яктылык кайтаручы элементлар куллану, беләзекләр кию тормышны һәм сәламәтлекне саклап калуда төп роль уйнарга мөмкин икәнлеген аңлату.
Статистика мәгълүматлары җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе караңгыда булуын күрсәтә. Бу вакытта машина йөртүчеләргә юл кырыена чыккан кешене күрү авыр. Начар һава шартлары һәм урамнарның яктыртылмаган участоклары хәлне тагын да катлауландыра. Җәяүлеләргә киемнәрендәге яктылык кайтаргыч элементлар ярдәм итәргә мөмкин.
Җәяүлеләрнең игътибарын яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга җәлеп итү максатыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау һәм «Ялкын» яшьләр үзәге белән берлектә Ворошилов урамында «Караңгыда күренеп тор!» акциясе үткәрделәр.
— Начар һава шартларында һәм аеруча караңгы вакытта юлда күренеп тору кирәк кенә түгел, ә бүгенге көн ихтыяҗы да. Шуңа күрә чараның максаты — киемдә, сумкада яктылык кайтаручы элементлар куллану, беләзекләр кию тормышны һәм сәламәтлекне саклап калуда төп роль уйнарга мөмкин икәнлеген аңлату«, — дип сөйләде «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе директоры Елена Яковлева.
Акциядә катнашучылар җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искәрттеләр. Профилактик әңгәмә ахырында яктылыкны кире кайтара торган брелоклар һәм белешмәлекләр тапшырылды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев