Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада иптәшенең башына металл профиль белән суккан 62 яшьлек ир кеше суд каршына басачак

Әлеге хәл Манзарас авылындагы йорт ишегалдында булган.

Кукмара районы прокуратурасы 62 яшьлек Кукмара районы кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 115 маддәсе, 2 бүлеге, «в» пункты (аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү) буенча гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2021 елның 6 сентябрендә әлеге ир Кукмара районының Манзарас авылындагы йорт ишегалдында була, иптәшен танышына көнли, ике арада тавыш чыга. Конфликт нәтиҗәсендә гаепләнүче ир иптәшенең башына бер тапкыр металл профиль белән суга. Нәтиҗәдә зыян күрүче тән җәрәхәтләре ала, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә.
Элегрэк тә гаепләнүче җинаять җаваплылыгына тартылган була.

Үз гаебен ул тулысынча таныган.

Җинаять эше асылда карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев