Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Наҗия Гайнетдиновадан тәмле рецептлар

Җир җиләгеннән кайнатма.

Җир җиләге коктейле
 
Кирәкле кушылмалар: 100 грамм җир җиләге, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 миллилитр сөт, 2 грамм тоз.
Чистартылган җир җиләген җылы суда яхшылап юыгыз да әйбәтләп изегез, сөт, шикәр комы, тоз өстәп, бер төрле массага әверелгәнче күпертегез. Әзер эчемлекне суытып эчегез.            
 
Җир җиләгеннән кайнатма
 
Кирәкле кушылмалар: 2 килограмм җир җиләге (чистартылган), 2 килограмм шикәр комы, 2 стакан су.
Чистартылган җиләкләрне юып, суын саркытыгыз. Кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәр комына су салып, эреп беткәнче кайнатыгыз. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җир җиләкләрен әз-әзләп салыгыз. Аннары савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләгез дә кабаттан ут өстенә куегыз. 10-15 минуттан кайнатма өстенә күбек чыга башлый. Аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торыгыз. Күбек күренмәсә, кайнатма әзер дигән сүз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырыгыз һәм төреп суытыгыз. Чәегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев