Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Чараны оештыручылар балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән.

Бүген район Мәдәният йортында физик мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Район башлыгы Сергей Димитриев балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, үзенең изге, матур теләкләрен җиткерде.

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренә караганда, районда физик мөмкинлеге чикле 200дән артык бала бар.

«Әлеге балаларның рухи яктан мөмкинлекләре чиксез. Күптән түгел инвалидлар декадасын төгәлләдек. Ун көн дәвамында районда зур күләмдә төрле чаралар оештырылды. Әлеге эшне дәвам итәбез. Бездә бүген бик матур Яңа ел бәйрәме. Район башлыгы Сергей Димитриев теләктәшлеге белән ел саен физик мөмкинлеге чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырырга тырышабыз», — диде Айгөл Әхмәтшина. 

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Чараны оештыручылар балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Әкият геройларыннан котлаулар, кызыклы уеннар, күңелле анимация программасы — барысы да бәйрәмдә катнашучыларга. 

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Быел бәйрәм программасына яңалыклар кертелгән. Республикада физик мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның әниләре өчен «Үзгәреш» дигән хәйрия проекты тормышка ашырыла.

«Әлеге социаль проект үзенчәлекле балаларның әниләре өчен. Ул инде өч ел эшли. Без районга килеп, әниләргә һәм балаларына матурлык көне уздырабыз. Бүген бәйрәмдә аниматорлар балаларны уйната, татлы өстәл булдырылды, матурлык осталары әниләргә гүзәллек бүләк итте, шулай ук һәр гаиләгә тәм-том салынган бүләкләр бирәбез », - дип сөйләде Казаннан проект вәкиле Элина Ваһапова. 

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды 

«Хәзер миңа прическа ясыйлар, аннары визажист янына барам. Соңыннан балалар белән истәлек фотосы ясаячакбыз», — диде Кукмарадан Рәзинә Һадиева.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев