Кукмарада чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк
Соңгы яңалыклар

Кукмарада чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.

9 июльдә 7 сәгать 30 минуттан 9 сәгать 30 минутка кадәр Кукмара районында ЮХИДИ хезмәткәрләре  «Тоннель» профилактик чарасы үткәрәчәк.

Кукмара ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев