Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә ак шарлар очырдылар

2004 елның көзендә булган теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булган иде.

Бүген, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, Кукмараның Комсомол мәйданында теракт корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырдылар.

Бу дата Бесландагы фаҗига белән тыгыз бәйләнгән - 16 ел элек боевиклар бәйрәм линейкасы вакытында мәктәпкә һөҗүм итә.

Теракт корбаннарын искә алу өчен район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, районның терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Рашат Гарифуллин, мәктәп укучылары, укытучылар һәм район халкы килгән иде.

«Зур фаҗига. Зур югалту. 3 сентябрь. Кансызлыгы буенча тиңдәшсез террорчылык акты нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булды. Алар арасында хатын-кызлар, балалар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә бар. Мондый фаҗигаләр башка булмасын иде, дип телисе килә. Бу безнең кулларда. Бүген киләчәгебезне, иминлегебезне, тыныч күк йөзен булдырабыз. Безнең күпмилләтле районда һәрвакыт гармония, тынычлык һәм яхшылык хөкем сөрсен иде», - дип билгеләп үтте Айгөл Әхмәтшина.

Шулай ук «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында чарада катнашучылар, учларына су алып, кулларыннан чәчәкләргә су сиптеләр. Шулай итеп, алар мәктәпне басып алган көннәрдә террорчылар кулына калган кешеләргә җитәрлек булмаган суны символик рәвештә бүлештеләр. 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk