Авария нәтиҗәсендә җәяүле авыр җәрәхәтләр ала.
Кукмара районы прокуратурасы 62 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул машина белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
2022 елның 9 маенда машина йөртүче югары тизлек белән хәрәкәт итә һәм Кукмара шәһәренең Магистральный урамында тиешсез урыннан юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдерә.
Авария нәтиҗәсендә җәяүле авыр җәрәхәтләр ала.
Машина йөртүче үз гаебен тулысынча таныган.
Җинаять эше Кукмара район судына карау өчен җибәрелгән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев