Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара волонтёрлары өлкән кешеләргә булыша башлады

Ярдәм коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә оештырыла.

Коронавирус эпидемиясе белән бәйле сорауларны хәл итү өчен Кукмарада эшче төркем оешу турында хәбәр иткән идек инде. Районыбызның 60 яшьтән узган, ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәренә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар отряды төзелде, шалтыратулар кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны да булдырылды.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ачылган «кайнар линия» телефоны бүген беренче шалтыратучыны кабул итте. Кукмарада яшәүче 85 яшьлек апага ипи кирәк иде. Районның актив яшьләреннән торучы волонтерлар төркемендә 25 кеше бар. Шуларның икесе - күппрофильле лицейның физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Ришат Шәйдуллин һәм Кукмара музыка мәктәбе мөгаллимәсе Наталья Семеновалар беренчеләрдән булып өлкән апаның гозерен үтәп кайтты.

Илсүмә апа Шаяхмәтовага - 85 яшь. Ул тумышы белән Мәмәшир авылыннан. 40 ел Түбән Кама шәһәрендә яшәгән, юл ремонт-төзелеш оешмасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Иптәшенең вафатыннан соң, райондашыбыз туган якка кайтып, Кукмарада төпләнгән. Инде менә ун ел ул биредә берьялгызы гомер кичерә.

«Балаларым Түбән Камадада яшиләр. Җайлары булу белән кайтып булышалар. Әле кызым озак вакытлы ялда иде, минем янда яшәп, барлык кирәк-яракны сатып алып китте, - ди ул. - Аякларым авырткач, быел кыш буе урамга чыгып йөри алмадым. Өем яныннан узып баручыларга: “Кайтышлый ипи генә алып кайтып бирә алмассызмы?” – дип сорыйм да, алар кертеп чыгалар иде. Очраклы танышларның берсе “кайнар линия”гә шалтырату мөмкинлеге турында әйтте, телефон номерын да бирде. Мин кесә телефонымнан элемтәгә чыктым, исемемне, кайда яшәвемне, ничә яшьтә булуымны җиткердем һәм гозеремне әйттем. Телефонның икенче очындагы кеше ипләп кенә тыңлады, язып алды. Шалтыратудан соң озак вакыт үтмәде, кайнар икмәкле дә булдым. Волонтерларга бик зур рәхмәт».

Илсүмә апаның бер дә прививка ясатканы юк икән. «Чирләр иярүдән Ходай сакласын инде. Мин үзем өемә керүчеләр белән кулларын юганнан соң гына күрешәм», - ди ул.

Өлкәннәр игътибарына! Кукмара шәһәренең Степан Разин урамындагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ачылган «кайнар линия» телефоны - 8(84364) 2-84-37. Мошенниклардан саклану өчен волонтерларга башкарыласы хезмәт өчен акча тапшырганчы алардан таныклык күрсәтүне сорарга кирәк.
 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk