Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәк дәваханәсендә рентген компьютер томографы булачак

Җиһазны урнаштыру «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Кукмара үзәк дәваханәсенә рентген компьютер томографы өчен кабинет әзерләнгән. Тиздән җиһазлар китерелер дип көтелә. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге җиһазны урнаштыру «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Дәваханәне югары төгәллекле медицина җиһазлары белән тәэмин итү (компьютер томографы, рентгенологик җайланмалар, маммограф) белгечләргә диагностиканы яхшыртырга, шул исәптән онкология авыруларын, патологияне вакытында күрергә һәм дәвалауга керешергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Кукмара районы пациентлары квота буенча Байлар Сабасына, Арчага бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев